Кулында шартлаган
Яңалыклар тасмасы

Кулында шартлаган

Кичә 15.30 сәгатьтә "ашыгыч ярдәм" бригадасын Яр Чаллының яңа шәһәре фатирларының берсенә чакыртканнар. Ярдәмгә 45 яшьлек ир-ат мохтаҗ булган.

Зыян күрүче сүзләренчә, аның кулында освежитель воздуха баллоны шартлаган. Бәхетсезлек аркасында, аның 1-2 дәрәҗә белән башы, куллары, аяклары һәм тезләре пешкән. Зыян күрүче БСМПга китерелгән, анда аны пешү бүлегенә озатканнар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


фаҗига

Нет комментариев