Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кырылабыз гына

Туучыларга караганда үлүчеләр 300 меңгә күбрәк

Пандемия вакытында туучыларга караганда үлүчеләр саны арту Русия халкын сизелерлек киметәчәк. Ел ахырына кадәр илдә төрле сәбәпләр аркасында үлүчеләр 300 меңнән артып китәчәк.

Туучылар санының кимүен исәпкә алып, халыкның гомум кимүе 600 мең кешедән артып китәчәк, дип фаразлый демографлар.

Үлемнең артуының шундый икътисади үлчәнеше бар - илдә товарларга һәм хезмәтләргә, гомумән, икътисади активлыкка китерүче барлык нәрсәгә эчке ихтыяҗ кими. Мондый очракта үсеш турында сүз алып барып булмый.

Бүген хөкүмәт штабы хәбәр иткәнчә, соңгы тәүлектә илдә коронавирус йоктыруның 24 меңнән артык очрагы ачыкланган. Шулай ук хәзер тәүлек саен рекордлы санда - дүрт йөздән артык кеше үлеме теркәлә.

Пандемия башланганнан алып Русиядә бу чирдән 33,9 мең кеше вафат булган. Экспертлар бу саннарны киметелгән дип саный, рәсми мәгълүматларны алтыга тапкырларга кирәк, дип яза “Независимая газета”.

Фото:ТАСС.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина