Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кыйммәтле машина йөртүчеләргә “ау” игълан ителде

Премиум-класслы автомобиль хуҗаларының чиреге диярлек ирекле транспорт салымын түләми.

2020 елда кыйммәтле автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында автомобиль юлларында массакүләм тикшерүләр көтә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта узган киңәшмәдә белдерде.

 

«Мин инспекция башлыкларының игътибарын, премиум-класс һәм элиталы күчемсез милек автомобильләре хуҗаларына юнәлтәм. Кызганычка, республикада кыйммәтле автомобиль хуҗаларының чиреге транспорт салымын ирекле рәвештә түләми.

“Mercedes” һәм “Porsche”да йөриләр, ә салым түләргә теләмиләр», – диде Сафиуллин 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәүгә багышланган киңәшмәдә.

«Мондыйларга без мәҗбүри җәза чаралары кулланабыз, ә быелдан ЮХИДИ һәм суд приставлары белән берлектә юлларда автомобильчеләрнең барысының да милек салымнарын түләү-түләмәүләрен тикшерәчәкбез. Бурыч булган очракта транспорт чарасы штраф тукталышка куелачак", - дип өстәде ул. Җитәкче сүзләренә караганда 2,2 млн татарстанлы салым уведомлениеләрен электрон кабинетлар яки почта аша ала башлаячак. "Якынча исәпләүләр буенча, көтелгән салым суммасы 7,7 млрд сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 500 млн сумга күбрәк», – дип билгеләп үтте докладчы.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2020 елның беренче яртыеллыгында республика бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлары буенча киңәшмәсе узды. ТР Президенты бюджетка керемнәрне планлаштырылган күләмнәрдә мобилизацияләү буенча барлык чараларны күрергә кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев