Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызыл миңнәр ни хакында сөйли?

Тәндә кызыл миңнәр барлыкка килү сәламәтлегең белән барысы да тәртиптә түгел икәнлеген күрсәтә.

Дерматолог Олеся Маркелова белдерүенчә, тәндә кызыл миңнәр барлыкка килсә, бу бавыр эшчәнлегендәге тайпылышлар хакында чаң сугучы билге.
Кызыл миң медицина телендә ангиома дип атала. Ул тән тиресе өстеннән калкып тора. Аллергия яки башка сәбәпләр аркасында тәндә барлыкка килгән башка кызыл таплардан аны нәкъ менә шушы билге аера.
- Кызыл миңнәр бавыр эшчәнлегендәге тайпылышлар турында сөйли, - ди дерматолог. - Алар организмга авыр металлар кергәннән барлыкка килергә мөмкин. Шул ук вакытта миңнәрнең үсешенә вируслы инфекция дә этәргеч бирүе ихтимал.
Антидепрессантлар, гормональ дарулар куллану да тире белән мондый проблемалар тудыра.
Кызыл миңнәр чыгуның анык сәбәбен ачыклау өчен, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итү зарур.
Күпләргә тәнендәге миңнәр ошамый, аларны лазер хирургиясе ярдәмендә бетереп була. Әлбәттә, әлеге чарага язылыр алдыннан дерматолог белән киңәшләшү мотлак.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев