Кызын «коткару өчен» акча бирде
Яңалыклар тасмасы

Кызын «коткару өчен» акча бирде

Акчаны курьер килеп алды.

Чаллыда яшәүче 80 яшьлек пенсионерга: «Кызың авариягә эләкте. Аны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен акча кирәк», – дип шалтыратлар. Акча күбрәк булган саен яхшырак дип тә өстиләр. 
Хатын-кыз шалтараткан кешегә адресын әйтә, төн уртасында килергә куша. Курьерга 490 мең сум акчасын биреп җибәрә. 
Иртән кызына шалтыратып хәлләрен сорый. Кызының хәле яхшы: өендә рәхәтләнеп йоклаган. Шуннан соң гына пенсионер мошеннниклар кармагына элүгүен аңлый, полициягә барып гариза яза.
РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация Мошеннниклар сак булыгыз: мошенниклар

Нет комментариев