Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге һәм кышкы каникулларны киметәчәкләр

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы социаль челтәрләрдә барлыкка килгән көзге һәм кышкы каникулларны киметү турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каникуллар дәвамлылыгының барлык нормативлары катгый үтәлә. Каникуллар вакыты мәктәп тарафыннан билгеләнә. Бу укыту процессына бәйле, — дип ачыклык керттеләр министрлыкта. — Шул ук вакытта уку елы дәвамында каникулларның гомуми озынлыгы 30 көннән дә ким түгел».

Мәктәп укучылары өчен көзге каникуллар 31 октябрьдән 6 ноябрьгә, кышкысы – 26 декабрьдән 2019 елның 8 гыйнварына, язгы каникул 2019 елның 23 — 31 март көннәрендә булырга тиеш. Беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникул 11 февральдән 17 февральгә кадәр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев