Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көзге өмәләр дәвам итә

Чаллылылар көзге өмәләрдә 8 меңнән артык агач утырттылар

Яр Чаллыда 5 663 кеше өмәдә катнашты. Шулай итеп, бу атнада үткәрелгән санитар җыештыру нәтиҗәсендә 228 гектар шәһәр территориясе чистартылды, 530 агач һәм куак утыртылды, 819 куб. метр чүп- чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды. Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре муниципаль учреждениеләр, «Горзеленхоз» хезмәткәрләре белән берлектә Автосборочный юлы буйлап 100 миләш утырттылар, Хәсән Туфан, Халыклар дуслыгы, Вахитов проспектлары буенча яфрак җыю оештырдылар.

Автозавод районы администрациясе хезмәткәрләре, ТИҮ рәисләре көче белән Хәсән Туфан проспектында 54 комплекс ягыннан 1 нче автоюл юнәлеше буйлап яфрак җыю эшләре башкарылды, КИУның Чаллы филиалы студентлары белән Сөембикә проспектында чистарту эшләре оештырылды.

Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан Студентлар урамы тукталышыннан "Энергетик" мәдәният сарае тукталышына кадәр 4 комплекс ягыннан территорияне җыештыру оештырылды. Сәламәтлек саклау идарәсе белгечләре белән бергә онкология үзәге территориясендә 22 чыршы утыртылды.

Санитар-экологик айлык башыннан алып алты чәршәмбе һәм дүрт шимбә өмәсе үткәрелде, алар барышында 8 633 агач һәм куак утыртылды, 6230 га мәйданда яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды, 17 431 куб. м чүп-чар һәм үсемлек калдыклары чыгарылды. Эшләрне оештырганда, җәлеп ителгән барлык затлар тарафыннан шәхси саклану чаралары кулланылган һәм социаль дистанция үтәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100-летие ТАССР