Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

­Ле­ген­дар шә­хес­не ис­кә ал­ды­лар

Чал­лыда шә­һәр ко­ми­те­ты пар­ти­я­се­нең бе­рен­че сек­ре­та­ре Рә­ис Бе­ля­ев­ның ту­у­ы­на 85 яшь ту­лу­ны бил­ге­ләп үт­те­ләр. Әле­ге ча­ра аның һәй­кә­ле янын­да уз­ды. Бу юк­ка гы­на тү­гел, Рә­ис Бе­ля­ев – Чал­лы тө­зе­ле­ше­нә зур өлеш керт­кән шә­хес.

Рә­ис Бе­ля­ев “КА­МАЗ”­ның бе­рен­че һәм икен­че чи­рат­ла­ры, Тү­бән Ка­ма ГЭ­Сы фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ган чор­да шә­һәр бе­лән җи­тәк­че­лек ит­те. Бу ел­лар­да Чал­лы­да дүрт млн квад­рат метр то­рак фай­да­ла­ну­га тап­шы­рыл­ды, 40 мәк­тәп һәм 50гә якын ба­ла­лар бак­ча­сы, Ашы­гыч ме­ди­ци­на яр­дә­ме хас­та­хә­нә­се һәм ме­ди­ци­на шә­һәр­че­ге, күп сан­да сә­ү­дә, җә­мә­гать тук­ла­нуы, ха­лык­ка көн­кү­реш хез­мә­те күр­сә­тү, со­ци­аль-мә­дә­ни объ­ект­лар, азык-тө­лек һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те пред­при­я­ти­е­лә­ре тө­зел­де. Ав­то­ка­ла­ның ле­ген­дар җи­тәк­че­сен ис­кә алыр­га шә­һәр хакиме На­ил Мәһ­ди­ев, Со­ци­а­лис­тик Хез­мәт ге­рой­ла­ры, шә­һәр­нең бе­рен­че юл са­лу­чы­ла­ры һәм тө­зү­че­лә­ре, сту­дент­лар җы­ел­ды. Алар ара­сын­да Рә­ис Бе­ля­ев­нең ке­че улы, Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган спорт мас­те­ры, Та­тар­стан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган спорт мас­те­ры, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се­нең Дә­ү­ләт пре­ми­я­се лау­ре­а­ты Ай­дар Бе­ля­ев та бар иде.
“Без мон­да та­гын бер тап­кыр та­ныл­ган дә­ү­ләт, сә­я­сәт эш­лек­ле­се­нә, Ва­та­ны­ның улы­на хөр­мә­те­без­не күр­сә­тү өчен җы­ел­дык. Рә­ис Кы­ям улы Бе­ля­ев­ны мин Бө­гел­мә­дә эш­лә­гән ча­гым­нан ук бе­ләм, шул ел­лар­да ул об­ком пар­ти­я­се­нең өл­кә Ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре иде, мин пар­ти­я­нең Бө­гел­мә шә­һәр ко­ми­те­тын­да бү­лек мө­ди­ре бул­дым. Рә­ис Бе­ля­ев һәм аның ко­ман­да­сы баш­кар­ган эш­ләр, их­ти­рам­га һәм сок­ла­ну­га ла­ек. Шун­дый кыс­ка ва­кыт эчен­дә чис­та кыр­да ав­то­мо­биль за­во­ды һәм шә­һәр тө­зү! Һәм бу – га­җә­еп эш! Та­рих­ны ке­ше­ләр яза. Һич­шик­сез, Чал­лы – көч­ле ке­ше­ләр шә­һә­ре. Рә­ис Кы­ям улы Бе­ля­ев көч­ле рух­лы ке­ше иде. Ул үзе­нең эру­ди­ци­я­ле бу­луы, бе­ле­ме, ке­ше­ләр­гә ка­ра­та та­ләп­чән­ле­ге, алар­га ка­ра­та мә­хәб­бә­те бе­лән ае­ры­лып тор­ды”, – ди­де На­ил Мәһ­ди­ев.
Хә­тер ча­ра­сын Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, “Энер­ге­тик” мә­дә­ни­ят са­рае ди­рек­то­ры Гөл­за­да Рза­е­ва алып бар­ды. Мо­ну­мент яны­на җы­е­лу­чы­лар та­лант­лы ида­рә­че­нең ка­за­ныш­ла­рын һәм аның ке­ше­ләр­гә ка­ра­та игъ­ти­бар­лы мө­нә­сә­бә­тен ис­кә тө­шер­де­ләр.
“Рә­ис Кы­я­мо­вич – ке­ше­лек­ле, мә­дә­ни­ят­не яра­та тор­ган җи­тәк­че иде. Ул шә­һәр­гә чын сән­гать ос­та­ла­рын ча­кы­рып, ха­лык­ны ру­хи як­тан тәр­би­я­лә­де. Шә­һә­ре­без­дә­ге шак­тый күп мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре ул җи­тәк­че­лек ит­кән чор­да тө­зел­де. Без шу­ңа кү­рә дә аңа рәх­мәт­ле­без. Уры­ны җән­нә­ттә, ру­хы шат бул­сын”, – ди Рос­си­я­нең ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре, Ала­бу­га му­зей-ты­ю­лык ге­не­раль ди­рек­то­ры Гөл­за­дә Ру­ден­ко.
“Ми­нем әти ке­ше­ләр­не бик ярат­ты. 13 гыйн­вар – аның ту­ган кө­нен­дә һәм Ис­ке Яңа ел­да, без­нең өй­гә бик күп ке­ше җы­е­ла иде. Ул бер­кем­не дә ча­кыр­ма­ды, ке­ше­ләр үз­лә­ре кил­ә иде. Бу көн­не ба­ры­сы да бер-бер­се­нә из­ге те­ләк­ләр те­лә­де­ләр. Мин бу тра­ди­ци­я­не дә­вам итү як­лы һәм бү­ген 70 нче ел­лар­да шә­һәр тө­зер­гә кил­гән ве­те­ран­нар­га, тө­зү­че­ләр­гә сә­ла­мәт­лек һәм бә­хет те­лим», – ди­де Ай­дар Бе­ля­ев.
Ча­ра­га ки­лү­че­ләр Рә­ис Бе­ля­ев мо­ну­мен­ты­на чә­чәк­ләр сал­ды­лар, ис­тә­лек­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация