Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина волонтерлар белән дарулар таратты

Коронавирус белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан төбәкләргә өстәмә 5 млрд.сум бүлеп бирелгән

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәре волонтерлары белән бергә дарулар китерүдә катнашты.

«Мин волонтерларга дарулар ташырга булышам. Исегезгә төшерәбез, коронавирус белән авыручыларны бушлай дарулар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан төбәкләргә өстәмә 5 млрд.сум бүлеп бирелгән. Минем өчен авыру кешегә урамга чыгарга, чиратларда торырга, дарулар эзләргә туры килмәсен өчен, барлык чаралар күрелүенә инану мөһим – препаратларны бушлай өйгә илтеп бирәләр. Әлбәттә, волонтерлар ярдәм итә, моның өчен аларга зур рәхмәт һәм баш иябез. Минемчә, бездә шундый яшьләр бар икән, димәк, безнең киләчәгебез бар!"–дип билгеләп үтте парламентарий.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев