Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лифтларда йөрмәгез – төшеп китәргә мөмкин!

37/27 йортында шундый белдерүләр элеп чыкканнар. Бу хакмы?

37/27 йортында яшәүчеләрнең бер белдерү аркасында йокылары качкан. Берьюлы берничә подъездта “Лифтларда йөрмәгез – төшеп китергә мөмкин!” белдерүен элеп чыкканнар. “Бу чыннан да хакмы, әллә берәрсе шаяртамы”, - дип баш вата йортта яшәүчеләр. 

“Шәһри чаллы” газетасы редакциясе “Безопасность лифтов” ҖЧҖ генераль директоры Андрей Елантьев белән элемтәгә чыкты. 

Ул: “Мондый белдерү турында беренче тапкыр ишетәм. Ул безнең оешмадан түгел. Бер лифт та ишелмәячәк, чөнки без аларны һәрчак төзекләндереп торабыз. Дөрес, 37/27 йортының 2 подъездында берничә тапкыр лифт ватылды. Соңгы тапкыр 12 сентябрьда заявка алдык. Әмма лифтны эшләтеп җибәрдек. 2 көн буе күзәтеп торабыз. Әлеге белдерүне йортта яшәүчеләрнең берсе шаяртып язган булса кирәк”, - дип белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх торк йорт