Коточкыч авариядә исән калган балага ярдәм кирәк
Яңалыклар тасмасы

Коточкыч авариядә исән калган балага ярдәм кирәк

Лилия әнисен һәм туганнарын югалтты.

 6 ноябрьдә Сарман районында булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә  4  кеше, шул исәптән бер айлык бала һәлак булды. Бер пассажир авыр халдә хастаханәгә озатылды.

ГАИ мәгълүматлары буенча, Lada X-ray руле артында 45 яшьлек хатын-кыз булган. Ул алдагы машинаны узу өчен  каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән.

Нәтиҗәдә быел туган машина йөртүче, быел туган бала, шулай ук 22 һәм 19 яшьлек ике пассажир һәлак булган. Тагын бер пассажир кыз хастаханәгә салынган.  

"Әлеге коточкыч авариядә бертуган апам Ләйсән, ике баласы һәм оныгы белән һәлак булды. Могҗиза белән исән калган апамның кече кызы Лилия республика балалар клиник хастаханәсенә озатылды. Ул комада.  Аңа катлаулы операцияләр ясарга кирәк булачак. Мөмкинлегегездән чыгып ярдәм итсәгез иде", - диде газетабыз герое Айгөл Нургалиева.

Ярдәмне  

+7 996 122-53-25 телефоны буенча җибәрергә була (Н. Юлдуз. Альфа банкына.  "Помошь" дип язарга кирәк)


юл-транспорт һәлакәте кешеләр үлеме

Нет комментариев