Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлки фермеры мактаулы исемгә Татар атлары үрчетүче лаек булды

Фәнис Бакиров татар токымлы атларны инде ун ел үрчетә.

Татарстанның Әлки районы Әхмәт авылыннан крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакировка «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

«Әлки хәбәрләре» газетасы язуынча, Фәнис Бакировның гаилә фермасында өч йөздән артык ат исәпләнә. Аларның яртысы — татар токымлы атлар. Фермер «Ел эшкуары. Алтын йөзлек-2016» республика бәйгесендә җиңү яулаган.

Бакиров татар атларын үрчетү белән инде ун ел шөгыльләнә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты аның өчен зур ярдәм булган. Ул аны гаилә фермаларын үстерү буенча дәүләт программасында катнашу нәтиҗәсендә алган.

«Татар токымлы атлар — милләтнең тарихи мирасы, безнең горурлыгыбыз, — ди Фәнис Бакиров. — Шунлыктан татар атларын үрчетү минем өчен тирән мәгънәгә ия». 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев