Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Журналист Луиза Сафуанова: «Әнием, сула, әнием, яшә, дип ялвардым!»

5нче хастаханә шәфкать туташы Нәфисә Әшраф кызы үпкәсе 90 процентка ковид белән зарарланган була.

2020 елның 13 июлендә ковид аркасында минем әниемнең гомере өзелде. Ул безнең – балаларының терәге, минем жанымның бер өлеше иде. Әнием миңа тулысынча ышанган, миңа зур өметләр баглаган иң кадерле кешем иде. Әтиебез бик яшьли дөнья куйды, шуннан сон әниебез гомерен ике кызына багышлады. Ул безне һәрвакыт рухландырып, көч биреп, канатлар куеп торган газиз кешебез иде. Тик шунысы аяныч: ул явыз үлем белән көрәшкәндә мин аңа йөрәк утымны – энергиямне биреп җиткерә алмадым!

Хәзер, ул куркыныч көннәрне искә төшергәндә, үземне ковид-госпиталь тәрәз янында итеп күз алдына китерәм. Кайсы тәрәзәгә карарга белмичә, үксеп басып торганымны хәтерлим. Минем кебек чарасызлар анда күп иде. Кемдер әнисе, әтисе, апасы, энесе өчен өзгәләнә, ярдәм сорап күкләргә ялвара.  Бөтенебезне дә өмет берләштерә. Бәлки, могҗиза булыр да яхшы хәбәр ишетербез?! 

Күңелләребездә сораулар – ничек шулай килеп чыкты соң? Газиз кешебезне аякка бастырыр өчен серле таблетканы кайлардан табасы?
Минем әнием Сафуанова Нәфисә Әшраф кызы 40 елдан артык башта  БСМПның, аннары 5 нче санлы хастаханәнең  урология бүлегендә шәфкать туташы булып эшләде. Тормышын кешеләрне дәвалауга багышлаган талантлы, хөрмәтле медицина хезмәткәре иде ул. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешеләргә ярдәм итәргә әзер иде. Ул бу сыйфатына үз тормышына куркыныч янаганда да тугры калды. 

Июнь уртасында аның абыйсы ковид йоктырды. Температура, ютәл...  Әни аны дәваларга бөтен көчен бирде. Абый аякка басты. Берничә көннән әнинең үзендә бераз температура һәм ютәл башланды. Коронавирус инфекциясенә тест тапшырды, ул расланмады. Шуңа карамастан табиблар аңа ковидтан дәвалану буенча кабул ителгән стандарт дәвалану курсын билгеләде. Тик әнигә аларның файдасы тимәде, хәле яхшырмады. Аппетиты булмады, хәлсезлек күзәтелде, бик каты башы авырты. Хастаханәгә кереп ятарга риза булмады. «Тест расланмады, бераз жил бәргәндер. Ковид-госпитальләрдә болай да эшләре күп, анда авыр хәлдәге кешеләрне карарга өлгерергә дә кирәк. Мин үземне үзем карыйм», – диде. 

Тик берничә көннән аның хәле бик начарланды. Телефоннан сөйләшкәндә мин аның сулышын авыр алуына игьтибар иттем. Ашыгыч ярдәм машинасын көтеп ала алмадык. 5нче хастаханәгә үзебез алып килдек. Сатурация (канның кислород белән тәэмин ителеше) 70%, диделәр. Мин ул вакытта бу санның мәгънәсенә дә юньләп төшенмәгәнмен икән. Аны шундук кислородка тоташтырдылар. Сулыш алуы бераз жинеләйде. КТ үткәннән соң мин әнине реанимациягә озата бардым. Ул көчкә сулыш ала, миңа курку тулы күзләре белән карый. Каршымда реанимация бүлегенең ишекләре ябылды. Шунда каршы алучы шәфкать туташыннан коточкыч сүзләр ишеттем – әниемнең үпкәсе 90 процентка ковид белән зарарланган. Ничек?! Тест күрсәтмәде бит. Бу минутларда үзем дә акылдан язар хәлгә життем. Дөнья шундый матур бит, ямьле жәй уртасы. Ник соң безнең матур гаиләбезгә авыр кайгы яный?! Башыма сыймый. Үзем  елыйм, узем туктаусыз ялынам: «Әнием сула, әнием, яшә!», – дим.

Калган көннәребез куркыныч төш кебек шомлы узды. 2020 елның 13 июле минем өчен олыгаю көнем булды. Вәхши ковид минем иң кадерле кешемнең гомерен алды. Минем әле дә моның белән килешәсем килми. Төшләремдә булса гына да әниемне күрәсем, ишетәсем, аңа эндәшәсем килә. 

Луиза Сафуанова, журналист фото: Нәфисә апа Лилия Мөнирова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев