Магнит давыллары турында алдан хәбәр итмәкчеләр
Яңалыклар тасмасы

Магнит давыллары турында алдан хәбәр итмәкчеләр

Дәүләт хезмәтләре порталында кисәтергә телиләр

Депутатлар метеобәйлеләргә магнит давыллары турында алдан белү кирәк дип саный. Авторлар уйлавынча, кулланучылар push-хәбәрләр, СМС яки электрон почта аша хәбәр итә алачак. Мәгълүматлар чыганагы булып рәсми ресурслар булырга тиеш - мәсәлән, РАН космик тикшеренүләр институты һәм Кояш астрономиясе лабораториясе.

Мондый функция метеобәйле булган россиялеләргә - бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, үпкә яки психоэмоциональ авырулардан интегүчеләргә - алдан ук геомагнит активлыгы чорына әзерләнергә ярдәм итәчәк. Алар дарулар әзерләп куя ала, эш режимны җайлаштыра һәм йөкләнешне киметә алачак дип аңлата депутатлар.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сәламәтлек Магнит давылы

Нет комментариев