Марттан капиталь ремонт башлана
Яңалыклар тасмасы

Марттан капиталь ремонт башлана

2021 елда капиталь ремонтланачак 150 йорт исемлеге билгеле булды.

2021 елда капиталь ремонтланачак 150 йорт исемлеге билгеле булды. Программаны тормышка ашыруга 1 миллиард 469 миллион 569 мең сум акча юнәлдереләчәк. Шуның 920,6 миллионы – милекчеләр акчасы. Бу елның үзенчәлекләреннән берсе-лифтларның күпләп яңартылуы. Барысы 29 йортта 99 кабина алмаштырылачак.

Моннан тыш, капремонт эшләре бу юлы, узган елдагы кебек, җәен түгел, ә март аенда башланачак. “5 мартта әлеге тендерны отачак компанияләр белән ки-лешүләр төзү көтелә”, – дип хәбәр итте  Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев