Машиналары белән боз астына киткәннәр
Боз астына төшеп киткән машинада 29 яшьлек хатын һәм 5 айлык бала батып үлгән
Сигез пассажир утырган «Шевроле-Нива» автомобиле белән 29 яшьлек ир-ат идарә итә.
19 ноябрьдә Югра өлкәсенең Березовский районында сигез пассажир утырып бара торган машина боз астына төшеп киткән. Салондагы 29 яшьлек хатын һәм 5 айлык бала батып үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Россия Тикшерү комитетының Ханты-Манси автономияле округы — Югра өлкәсе буенча тикшерү идарәсе Ломбож авылында яшәүче 29 яшьлек ир-атка карата «Саксызлык аркасында ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
Тикшерү версиясе буенча, сигез пассажир утырган «Шевроле-Нива» автомобиле белән 29 яшьлек ир-ат идарә итә. Алар арасында өч бала һәм авырлы хатын була. Кичке якта бу машина Ломбовож авылыннан Сосьва бистәсенә таба юлга чыга.
Иртәнге дүрт тирәсендә Сосьва бистәсенә 12 км барасы калгач, машина йөртүче Ляпин елгасы аша боз өстеннән чыгарга карар кыла. Бу урында җиһазландырылган боз кичүе дә булмый. Ул пассажирларын машинадан төшереп тормый, ярга таба зур тизлектә хәрәкәт итә башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев