Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Машинасы су астында калган Илназ Шәрәфиев: «Халык Сабантуйдагыдай тамаша кылды, балалар рәхәтләнеп су керде»

Кичә кичке сәгать 5 ләр тирәсендә Казанның Фучик урамын су баскан иде. Ватаным Татарстан хәбәрчесе машинасы судан зыян күргән Балык Бистәсе егете Илназ Шәрәфиевны эзләп тапты. Кәефе булмаса да, егет анда булган хәлләр турында сөйләргә җай тапты.

– Эш буенча объект карарга ашыга идем. Шуңа күрә су эченә керергә туры килде. Көн кояшлы, болыт әсәре дә күренми. Каян килгән моның кадәр су дип аптырап калдым. 250 метр тирәсе мәйданны су баскан иде. Җирдән 60–70 сантиметр чамасы бу. Шунда берәү торба тишелгәнен әйтте. BMW машинамның ишекләренә кадәр су керде. Тимер ат көймәгә әйләнде. Башка зур машиналар чыгып китте, минеке шунда туктап калды. Автобуслар суда очып йөргән кебек булды, – ди маҗарага юлыккан Илназ.
Аның әйтүенчә, халык машиналарның суда йөзгәнен карарга Сабантуйдагы кебек җыелган. Әйтерсең, аю биеткәннәр. Балалар чыр–чу килеп, суда йөзгән. Диңгезгә барырга теләүчеләргә шәп булган. Эссе, тынчу көндә алар рәхәтләнеп сусауларын баскан. Тик Илназга гына көлке булмаган. Машина номерын су агызса, йөртү таныклыгы юешләнеп беткән. Хәзер барысын да яңадан ясатырга кирәк. Сәгать ярым утыргач, эвакуатор чакырып, тимер атын тартып чыгарганнар.
– Машина кабынмый. Эшкә яраклымы, юкмы икәне – иртәгә билгеле булачак. Машинаның страховкасы юк. Бүген күзгә йокы кермәячәк, – ди Илназ.

Сәрия Мифтахова

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X