Фән Вәлиәхмәтов күңелсез хәлгә юлыккан
Яңалыклар тасмасы

Фән Вәлиәхмәтов күңелсез хәлгә юлыккан

Бу хакта җырчы, композитор Зифа Нагаева хәбәр итте.

«Татарстанның халык артисты, моңлы җырчыбыз Фән Вәлиәхмәтов Зифа Нагаеваның концертында утырып җырлады. Нәрсә булды икән?» – ди шәһәрдәшебез Сәмия  Әхмәтгалиева. 

Бу сорауга җавапны Зифа Нагаевадан алдык.

"Фән абый егылып аягын имгәткән. Ныклап аягына баса алмый әле. Шуңа күрә концертта утырып кына җырлады. Берүк исән-сау терелеп, халкыбызга озак еллар хезмәт итәргә насыйп булсын аңа", – диде җырчы, композитор Зифа Нагаева. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Зифа Нагаева Шоубизнес Фән Вәлиахметов

Нет комментариев