Машина йөртүчеләрнең сак йөрүен сорыйлар
Яңалыклар тасмасы

Машина йөртүчеләрнең сак йөрүен сорыйлар

Сәбәбе нидә?

Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе (НЧТС) Сөембикә проспекты белән Татарстан урамы киселешендәге трамвай юллары астындагы  җылылык торбалары өстендәге плитәләр алмаштырылуын хәбәр итте.

"Ремонт эшләре барган вакытта машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайлап, сак хәрәкәт итәргә киңәш итәбез", - диелә әлеге хәбәрдә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


НЧТС Юллар ремонтлау

Нет комментариев