Машина йөртүче салонда кысылып кала.
Кичә кич Чаллының Тынычлык проспекты һәм Ершов урамы чатында җитди авария була.
Шаһитлар белдергәнчә, «Лада» автомобиленең (такси) йөртүчесе, идарәсен югалтып, зур тизлектә коймага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, машина танымаслык хәлгә килә, ә йөртүчесе салонда кысылып кала.
«Чакыру буенча килгән коткаручыларга шоферны салоннан чыгару өчен автомобильне кисәргә туры килә. Төрле тән җәрәхәтләре алган йөртүчене хастаханәгә озаталар.
Нет комментариев