Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мастеровые” рус драма театры 2022 елда файдалануга тапшырылырга тиеш

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев социаль объектлар төзелешен шәхси контролендә тота. Шушы көннәрдә ул журналистлар белән бергә “Адымнар” полилингваль мәктәбе һәм “Мастеровые” рус драма театры төзелеше барышын карады.

Театр мәйданында төзелеш план буенча бара. Төзүчеләр театр коллективы теләген истә тотып, сәхнәне зурайталар. Проект буенча каралган 9,5 метрлы сәхнә 12 метрга җиткерелә.

Биредә эшләрнең дүрттән бер өлеше тәмамланган. Быел бинаның каркасын төзеп бетереп, тышкы инженерлык челтәрләрен үткәү планлаштырыла. Әлегә 890 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бинаның смета бәясе – 1, 8 миллиард сум. 2022 елда ”Мастеровые” театрының яңа бинасы файдалануга тапшырылырга тиеш.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса