Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мастеровые” театр фестивалендә ике бүләккә лаек булды

Самарада «Волга театральная» төбәкара фестивале тәмамланды. “Мастеровые” рус драма театрының ике бүләк яулады.

Александра Джунтини куелышында И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган «Танец Дели» спектакле бүләкләнде. "Драма театрында иң яхшы сценография өчен" призын театрның баш рәссамы Елена Сорочайкина алды. Екатерина роле өчен Александра Петрова жюриның махсус призына лаек булды.  
Исегезгә төшерәбез, бишенче тапкыр Самара Идел буе федераль округының театр үзәгенә әверелә. Беренче тапкыр фестиваль 2013 елда оештырылды, ул ике елга бер тапкыр уздырыла.
«Бу ике ел эчендә күргән барлык объектив кыенлыкларга карамастан, фестиваль узды. Нәкъ менә театр фестивальләре тере кеше аралашуын саклап кала, - дип билгеләп үтте Мәдәният һәм яшьләр сәясәте департаменты җитәкчесе Татьяна Шестопалова. - Фестивальнең дәвамы бар һәм 2023 елда без алтынчы «Волга Театральная» фестивален көтәбез.
Сигез көн эчендә Идел буеның 9 шәһәреннән: Самара, Яңа Куйбышев, Тольятти, Ульяновск, Яр Чаллы, Уфа, Саранск, Саратов, Арзамастан килгән 13 театр коллективы үз спектакльләрен тәкъдим итте. Фестиваль спектакльләре Самара «Лукоморье» курчак театры, «Самарская площадь» театры, «Камерная сцена», «СамАрт» яшь тамашачы театры, М.Горький исемендәге Самара академия драма театры, «Грань» театр-студиясе мәйданнарында узды. 
Тамашачыларның премьералары соңгы ике театр сезонында узган спектакльләрне күрү мөмкинлеге туса, ә иҗат коллективларына исә аралашу, тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек турында килешү, үз спектакльләрен жюри хөкеменә тәкъдим итү мөмкинлеге туды.
Фестиваль кысаларында шулай ук театр лабораториясе дә эшләде. Театр һәм әдәби тәнкыйтьчеләрдән, сәнгать белеме өлкәсендә экспертлардан торган югары профессиональ жюри барлык спектакльләрне дә бәяләде.
Төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләр өчен жюри 16 бүләк тапшырды, аларның унысы Самара өлкәсендә калачак. Фестивальнең Гран-прие - Яңа Куйбышевның «Грань» театр-студиясе Ф.Шиллер пьесасы буенча куелган «Мария Стюарт» спектакле өчен.
Спектакльләр Роспотребнадзорның санитар-эпидемиологик таләпләрен исәпкә алып үткәрелде: залларда урыннар саны чикләнгән, битлек режимы гамәлдә иде.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният