Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Матурлык тудыручы егет

Шаулап-гөрләп Яңа ел бәйрәмнәре дә үтеп китте. Якты хатирәләре, онытылмас мизгелләре белән истә калыр бу көннәр күңелләрдә. Онытылмас дигәннән, шәһәрдәшебез Илсур Мөхәметдиновның гирляндалар белән бизәлгән «Волга»сын әле һаман да күпләр гаҗәпсенеп искә ала.

«Бәйрәмгә 7-10 көн кала мин аңа 150 метрлы гирляндалар эләм. Бу инде минем дүртенче «Волга». Иң беренчесен әтием 18 яшемә буләк иткән иде. Бу автомобиль миңа үзенең иркенлеге, зурлыгы белән ошый», – ди егет.
Машина түбәсенә ул чын чыршы да урнаштыра. Аны ул бау белән багажникка бәйләп, тарттырып куя.
«Яңа ел чыршысыдай балкыган машинаны күргәч, шәһәрдәшләребез соклану хисләрен белдереп, кычкыртып та китәләр. Туктам торган чагым булса, килеп, фотога да төшәләр. Аларның кәефе күтәрелгәч, миңа да рәхәт», – ди Илсур. 
Шәһәрдәшебез туган ягы Менделеевск районы Бәзәкә авылы халкы турында да онытмый. Ел саен ул әти-әнисенең йортын да төсле утлар белән бизи.
«Өебез дә кешеләрне үзенә җәлеп итә. Биредә дә фотога төшүчеләр күп. «Электр өчен шактый зур сумма җыеладыр инде»,  – дип сораучылар да булды. Артык күп түлибез димәс идем. Бу безнең гаиләбезнең күптәнге традициясе. Әти-әнием белән киңәшләшеп, ун елдан артык шулай эшлибез. Башта йортның бер ягын гына бизи идек, хәзер инде тулаем матурлыйбыз, коймаларга да гирляндалар эләбез. Быел әле кардан сыннар да ясадык», – ди Илсур. 
Мөхәметдиновлар гаиләсеннән үрнәк алып, кайбер күршеләре дә үз йортларын төсле гирляндалар белән бизәгән. Әйе шул, матурлык – ул матурлык тудырырыга сәләтле дип, белми әйтмиләр. Яңа елда һәркайсыбызга шулай, күркәм эш-гамәлләрдән үрнәк алып, тирә-юньдәгеләрне сөендереп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык