Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Медицина хезмәткәрләре шахмат ярышларында катнаштылар

Шушы көннәрдә шахмат-шашка клубында Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды.

Спорт чарасы «Сәламәтлек – 2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Вакыйгаларны алдан күзаллый һәм фаразлый белү, мөмкин булган барлык вариантларны һәм уңай нәтиҗәләрне исәпләргә омтылу – медикларга да, шахматчыларга да хас төп күнекмәләр.  

Уенчыларга көч бирергә җанатарлар һәм интеллектуаль уен яратучылар килде. Катнашучыларны ярышларның баш хөкемдары Константин Деняпкин сәламләде. Ярышлар Швейцария системасы буенча ике этапта үткәрелде: сайлап алу турнирлары һәм финал.

Көрәш нәтиҗәсендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде:

1 урында – Фәрит Дәүләтшин (2 нче стоматология поликлиникасы);

2 урында – Одилжон Хамбрабаев (7 нче шәһәр поликлиникасы);

3 урында – Михаил Андреев (4 нче шәһәр поликлиникасы).

Хатын-кызлар арасында:

1 урында – Рәсилә Стрельникова (4 нче шәһәр поликлиникасы);

2 урында – Айсылу Фаляхова (Йогышлы авырулар хастаханәсе);

3 урында – Светлана Панина (Кама балалар медицина үзәге).

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт