Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Менделеевск районы артистлары халыкны борчыган темалар буенча спектакльләр куя - ФОТОЛАР

Менделеевск районының Тойгуҗа авылында «Дөрешкәй» театры эшләп килә. Ул төрле өлкәләрдә эшләүче, авыл талантларын берләштерә. Әлеге театрның репертаурында халыкны борчыган темалар буенча куелган спектакльләр өстенлек итә.

Шушы көннәрдә авыл артистлары Илгиз Зәйниевнең «Балакаем» спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Анда наркоманлык мәсьәләләре күтәрелә. Наркотик матдәләр тәэсирендә исергән төп герой ломка вакытында нишләргә белми. Әнисеннән акча таләп итә.  «Аллаһка шөкер, бу спектаклебезне дә халык яратты. Киемнәр, декорацияләр, музыка темага туры килә.

Артистларыбыз бар күңелләрен биреп, ышандырырлык итеп уйныйлар. Аларның һәрберсе турында тамашчыларга сөйлим, чөнки алар моңа лаек. Һәрберсенә бүләкләр бирәм», – ди театр директоры һәм режиссер Гөлнара Гайфетдинова. 

«Дөрешәкәй»нең «Балакаем» («Дитя мое») спектаклен тамашачылар елый-елый карадылар. Аны мәктәп укучылары, яшүсмерләр, ата-аналар карап, нәтиҗә ясарга тиешләр. 

Авыл артистлары күңел кушканга бушлай эшли дисәм дә, хата булмас. Алар хәйрия чараларында да актив катнашалар. «Балакаем» спектакленең премьерасына сатылган билет акчалары «Камские Зори» балалар приютына тапшырылды. 

Фотолар Гөлнара Гайфетдиновадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр