Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр белән фотога төштек

32нче комплекста ишегалды бәйрәме узды. Ел саен үткәрелүче чарада территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) рәисе Фирдәүсә Миндубаева шушы бистәдәге йортлар, ишегалды, балалар мәйданчыкларында чисталык, тәртип, төзеклекне тәэмин итүче, чәчәкләр үстерүче, өмәләр оештыручы актив кешеләргә бүләкләр тапшырды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга акча сертификатлары тапшырды.

Кышын Яңа ел, җәен Сабан туйлары уза торган мәйданчыкта шәһәрнең иҗат коллективлары бәйрәм программасы белән чыгыш ясады, балалар өчен мастер-класслар, атынгычлар, батутта күңел ачу оештырылды, китапханәчеләр үз күргәзмәсендә яңа китаплар тәкъдим итте.
Шулай да күпләр өчен иң мөһиме – шәһәр җитәкчелеге белән аралашу мөмкинлеге. Ишегалды бәйрәменә Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. ТОС вәкилләре кунакларны биредә яшәүчеләр үзләре үстергән бакча уңышы, картиналар күргәзмәсе белән таныштырды. Өлкән яшьтәге бу апаларга мэр үз әнисенең дә «өйдә утырсам, авырыйм, эш кирәк миңа» дип, гел хәрәкәттә булуын сөйләде. Миңненур Асарова 73 яшьтә дә бәрәңгене үзе алуын әйтте. Шулай ук комплекста яшәүчеләр үз зарын – «Электротехниклар» трамвай тукталышында ГЭС ягыннан килүче трамвайдан чыккан пассажирларга рельслар аша чыгу өчен сукмак, балалар мәйданчыгы янында агачлар утырту кирәклеген җиткерделәр. 
Күпләр мэр белән фотога төшәргә тырышты. Инде 20 елдан артык Чаллының 32нче комплексында яшәүче, йорт буенча җаваплы Тәслимә Әхмәдиевага да шундый истәлек калуыннан кәнагәть: 
«Бәйрәмгә оныгым Азалия белән бергә чыккан идек, мэр Наил Гамбәрович белән бергә фотога төштек. Бик шатмын. Алар миңа сораулар бирде, сөйләштек. Безнең комплекста пенсионерларга аеруча игътибар итүләрен әйттем. Пенсия фонды монда укулар үткәрә. Мин барысына да йөрдем – финанс, юридик яктан белем алдым. Инглиз теле, психология фәннәрен өйрәндем. Боларга өстәп, рәсем ясарга да өйрәттеләр – мин хәзер рәссам да әле» дип уртаклашты ул. 
«Гаиләбез белән бәйрәмгә чыккан идек, мэр белән фотога төштек. Көтелмәгән хәл безнең өчен. Бик ачык кеше икән», дип елмая Ландыш Мөхәммәдиева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ишегалды бәйрәме