Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф һәм фән министры: Яулык бәйләгән балага шәхес итеп карарга кирәк

«Русы да, татары да, чувашы да, яулыклысы да, яулыксызы да, динлесе дә, атеисты да — бергә яшәргә тиешбез», — диде Илсур Һадиуллин

Яулык бәйләгән балага без шәхес итеп карарга тиеш. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында әйтте.

«Әлеге мәсьәлә җиңелләрдән түгел. Ни өчен яулык бәйләдең, ник мондый яулык, ник тегендиен бәйләдең дип әйтү, яулык дип балага бәйләнеп кимсетү, балаларны аеру, проблема тудыру дөрес түгел. Яулык бәйләгән балага без шәхес итеп карарга тиеш. Кайбер вакытта яулык, шарф кына, башка атрибутлар гына, матур сөйләү генә кешенең эчке халәтен ачып бирә алмый — шуны да аңлатырга тиешбез», — диде.

Илсур Һадиуллин яулыклы укучыларга хөрмәт белән карау кирәклеген асызыклады.

«Толерантлык дигән төшенчәне кулланасы килми, ул сүзне гомумән яратмыйм, ул „түземлек“ дигәнне аңлата бит. Без гомер буе чыдамадык та, түзмәдек тә, без гомер буе бергә тату яшәдек. Русы да, татары да, чувашы да, яулыклысы да, яулыксызы да, динлесе дә, атеисты да — бергә яшәргә тиешбез. Мәктәп — ул тәрбия учагы», — дип әйтте.

Министр физкультура дәресендә аерым таләпләр куелганын һәм аның үтәлүен билгеләп узды. «Бик артык эчкә дә кереп китәргә ярамый, шул ук вакытта бала күңеленә дини оеткы кереп яткан икән, аны сындырып, проблема тудыру шулай ук дөрес түгел дип уйлыйм», — дип белдерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев