Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать транспорты эшен тикшерү дәвам итә

Шушы көннәрдә эшче төркем тарафыннан көн дәвамында – иртәнге, көндезге һәм кичке сәгатьләрдә җәмәгать транспорты эшенә планнан тыш тикшерү үткәрелә. Хәрәкәт графигыннан тыш, кешеләрдән килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне тикшерү максатыннан, пластик карталар белән түләү өчен терминаллар эше дә бәяләнә.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев билгеләп үткәнчә, тукталышларда пассажирлар саны да, автобуслар хәрәкәтенең интервалы да тикшерелә.

Ул хәбәр иткәнчә, иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык автобуслар да билгеләнгән вакытны исәпкә алып хәрәкәт итә, аларның хәрәкәтен Яндекс.Картада күзәтеп була.

«Мондый чараларны уздыру җәмәгать транспорты йөртүчеләрен дисциплинага өйрәтә, - дип шәрехләде ул. - Барлык автобуслар да GPS/ГЛОНАСС трекерлары белән җиһазландырылган, алар автобуслар хәрәкәтен күзәтеп тора – бу халыктан килгән барлык мөрәҗәгатьләрне җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә. Мөрәҗәгатьләрне уйлап табу очраклары да була. Әмма эш буенча мөрәҗәгать иткәндә, без аны тикшерәбез, һәм машина йөртүче шәхси җаваплылык тота».

Илья Зуев хәзерге вакытта транспорт үтемлелеген тәэмин итү, шул исәптән Мәләкәс аръягында ике этаплы яңа трамвай тармагын төзү мәсьәләләре каралуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X