Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милли татар конгрессы Филипп Киркоровка һәйкәл куярга тели

«Ул - рус эстрадасын күтәргән шәхес», - ди татар милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев.

Татар милли конгрессының Казандагы филиалы әгъзалары яңа идея белән янып йөри. Бу хакта "Челнинские известия" журналистына татар милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев хәбәр итә.
"Без Филипп Киркоровка исән чагында һәйкәл куярга җыенабыз. Чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алырлык архитектор да бар. Мәскәүдә бу эшне оештыру авыр. Шуңа күрә Красногорск шәһәрен (Подмосковье) сайладык. Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка хат юллыйбыз. Филипп һәйкәлгә лаек. Ул - рус этрадасын күтәргән шәхес. Хезмәте һәм тырышлыгы белән барысына да үзе ирешкән артист", - ди Ямалиев. 
Филипп Киркоров исемен мәңгелләштерү  очраклы түгел. Җырчының әтисе артист Бедрос Киркоров татар милли конгрессының Аксакаллар советына керә һәм татар мәдәниятен, телен саклауда актив катнаша. Берничә тапкыр Казанда да булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

2

8

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл