Министрлар Кабинеты 2021 елга эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләмен саклап калган
Яңалыклар тасмасы

Министрлар Кабинеты 2021 елга эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләмен саклап калган

Максималь пособие 12 130 сум, минималь пособие 1500 сум күләмендә калачак.

Яңа елда эшсезлек буенча максималь һәм минималь пособиеләр күләме элеккеге дәрәҗәдә сакланачак.

Мондый карарны хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин имзалады, дип хәбәр итә Министрлар Кабинеты сайты.

Чыганак Российская Газета 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев