Мишустин 39 регион арасында 80 млрд. сумны бүлеп бирде
Яңалыклар тасмасы

Мишустин 39 регион арасында 80 млрд. сумны бүлеп бирде

Татарстанга 8 миллиард сумнан артык ярдәм киләчәк

Премьер-министр Михаил Мишустин Федерация субъектларының бюджет системаларының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен 80 миллиард сум акча җибәрде. Акча пандемия аркасында керемнәр кимегән 39 төбәк арасында бүленгән.Иң зур транш - 13,5 миллиардка якын - Мәскәү өлкәсе алачак. 8,7 миллиард сумнан артык ярдәм Татарстанга, 5 миллиардтан артык - Кузбасска, 5 миллиардка якын Башкортстан һәм Коми өчен каралган.

Элегрәк Михаил Мишустин ассызыклап үткәнчә, акча гражданнар алдында барлык социаль йөкләмәләрне үтәргә һәм COVID-19 таралышына каршы көрәш өчен өстәмә ресурслар тупларга ярдәм итәчәк.

Чыганак: Российская газета

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев