Мишустин короновирустан вакцинаны ясату мәҗбүри булмый дип вәгъдә бирде
Гражданнар коронавирус инфекциясеннән прививка ясата алачаклар. "Моны беркем дә мәҗбүр итмәячәк",-дип ышандырды Премьер-министр Михаил Мишустин.
Хөкүмәт башлыгы яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналар җитештерүчеләр белән киңәшмә үткәрде. COVID-19 таралышына бәйле вәзгыять катлаулы булып кала бирә, һәм, премьер-министр билгеләп үткәнчә, кешеләр тизрәк сыйфатлы һәм нәтиҗәле вакцина алачак, ул тизрәк яхшырачак.
Бүгенге көндә дөньяның күп илләре Россия вакцинасы белән кызыксыналар.
"Беренче этапта безнең гражданнарны заманча вакциналар белән тәэмин итү өстенлекле бурыч булып кала", - диде Мишустин җитештерүчеләргә.
Чыганак Российская Газета
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев