Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп яшендәге балалар өчен түләүләр 16 августтан башланачак

Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала.

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне күчерү 16 августтан башланачак, күбесе акчаларны нәкъ менә шул көнне алачак, дип белдерде журналистларга Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков.

«Президент йөкләмәсе буенча гаиләләр балаларны мәктәпкә әзерләргә өлгерсен өчен түләү август уртасында башланачак. Түләүләр 16 августка билгеләнгән. Күпчелек гаиләләр акчаны нәкъ менә шул көнне алачак.

Ата-аналар үз гаризаларын 15 июльдән башлап Пенсия фондына җибәрә ала. Күбесе шәхси кабинетта "Дәүләт хезмәтләре"ндә алдан тутырылган гаризаларны алды инде, аларны бары тик тикшерергә һәм төгәллеген расларга гына кирәк», — дип искәртте министр диелгән РИА Новости хәбәрендә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социальные выплаты