Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә балаларны ашату мәсьәләләре турында Татарстан депутатлары фикер алышычак

Президиум утырышына кадәр депутатлар Казанның 179нчы гимназиясендә булды, шулай ук Биектауның Баруди исемендәге 4нче мәктәбенә барачаклар.

Бүген Биектау районында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары мәктәпләрдә кайнар ризык белән тукландыруны оештыру мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Парламентның күчмә президиум утырышында профильле министрлык һәм ведомстволар, ата-аналар комитетлары вәкилләре катнашачак. Ай дәвамында парламентарийлар үзләренең сайлау округларында мәктәпләрдә булып, ашханә хезмәткәрләре белән сөйләшкән, мәктәпләрдә ризык әзерләү һәм китерү тәртибен өйрәнгән. Депутатлар түбән хезмәт хакы, ашханәләрдә пешекчеләр җитмәү кебек проблемаларны ачыклаган.

Утырышка кадәр депутатлар Казанның 179нчы гимназиясендә булды, шулай ук Биектауның Г. Баруди исемендәге 4нче мәктәбенә барачаклар.  179нчы гимназиядә депутатлар ризык төрләрен карадылар, пешекчеләр белән аралаштылар. Рамил Төхвәтуллин һәм Хафиз Миргалимов пешекчедән күпме акча алып эшләвен сораштылар. Пешекче егет кулга 18 мең сум хезмәт хакы алганын әйтте.

Без гимназиядә вакытта 2 нче сыйныф балалары ашарга керде. Укучыларга тавык ите, яшелчәләр белән томалап пешерелгән бәрәңге, кәбестә салаты һәм компот бирелгән иде. «Безне бик тәмле ашаталар, бөтен биргән ризыкны ашап бетерәм», — диде Артур исемле малай «Татар-информ» хәбәрчесенә. Бәрәңгене бик күпләре ашап бетерсә дә, кәбестә салатына кагылмаган балалар байтак иде. 

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев