Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә Васыятьнамәләр турында сөйләргә тәкъдим иттеләр

Васыятьнамә буыннан буынга әхлак, тәрбияне тапшырырга ярдәм итә, ди ЗАГС идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина.

Татарстанның гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәйзуллина мәктәпләрдәге сыйныфтан тыш чаралар вакытында васыятьнамәләр турында сөйләргә тәкъдим итте.

«Васыятьнамә — бик кирәкле әйбер, чөнки аның нигезендә тәрбия ята. Васыятьнамә язу кагыйдәләре, аның эчтәлеге, тарихы балалар өчен рухи азык булыр иде. Бу — әхлак, тәрбияне буыннан буынга тапшыру чарасы. Мәктәпләрдә сыйныфтан тыш чаралар уздыралар. „Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз“ бәйгесе турында шунда әйтеп узу бик зур файда китерер иде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез, «Васыятьнамә — киләсе буыннарга әйтер сүз» конкурсын Татарстан мөселманнары диния нәзарәте, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, нотариаль палата, Россия мөселман эшкуарлары берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы «Милли шура»сы белән берлектә Казанның «Гаилә» мәчете оештыра.

Эшләр 2021 елның 23 маена кадәр кабул ителә, йомгак 2021 елның 1 июнендә ясала. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев