Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс аръягында быел ниһаять, чыршы булачак!

Узган ел Чаллының ошбу бистәсендә яшәүчеләр бәйрәм чыршысы куелмаганга зарландылар.

Быел Мәләкәс аръягы битәсенә чыршы куярга планлаштырганнар, инде урнаштыру өчен җайланмалар китерелгән. Бу бистәдә яшь гаиләләр күп яши. Бала-чага да җитәрлек. Шулай да беренче чыршы Сидровка бистәсендә ачылачак. Биредә чыршы каркасы ел буе сүтелмәгән көе тора, аңа чыршы ботаклары гына кыстыралар һәм төсле утлар белән бизиләр. Җәй көне чит шәһәрләрдән, авыллардан килгән кунаклар Сидровкадагы шушы чыршы каркасын күреп гаҗәпләнәр. "Инде җәйдән үк чыршы куйганнар," дип әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел