Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөмкинлекләрне чиксезгә әйләндерү үзәге

"Солнышко"да ел саен шәһәребездән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала 21 көнлек комплекслы тернәкләндерү курсы үтә. Шул вакыт эчендә смена саен 56 балага сәламәтлекне ныгыту юнәлешендә бушлай төрле хезмәтләр күрсәтелә. Алар белән логопед, психолог,  дефектолог һәм башка тәҗрибәле белгечләр эшли. 

2022 елда Казанда махсус Олимпиаданың Бөтендөнья  кышкы уеннары булачак. Әлеге чараның Татарстанда үткәрелүе тикмәгә генә түгел. Республикабызда мөмкинлекләре чикле гражданнарны тормышка  яраклаштыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

Шәһәребезнең “Солнышко”  физик  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге моның ачык мисалы булып тора.

Бу атнада биредә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашу узды. "Солнышко"да ел саен шәһәребездән һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала 21 көнлек комплекслы тернәкләндерү курсы үтә. Шул вакыт эчендә смена саен 56 балага сәламәтлекне ныгыту юнәлешендә бушлай төрле хезмәтләр күрсәтелә. Алар белән логопед, психолог,  дефектолог һәм башка тәҗрибәле белгечләр эшли. 

Үзәктә Войта-терапия, Бобат-терапия, Адели дәвалау костюмы, Атлант, Гросс, Экзарт тренажерлары, төрле массажлар, дәвалау ванналары, галотерапия, эрготерапия, заманча технологияләр – Синхро-С комплексы, интерактив технологияләр, Пертра уен комплексы, Монтессори педагогикасы һәм башкаларны кулланалар. Мондый ысуллар уңай нәтиҗәләр бирә – физик мөмкинлекләре чикле балаларның җәмгыяви (социаль) тернәкләнүе 89,8% тәшкил итә. 
Бирегә йөрүче балаларның әти-әниләре фикеренчә, монда яхшы, уңай атмосфера булдырылган, белгечләр һәркайсы үз эшенең остасы, сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Шуңа күрә балаларда дәвалауның уңай тәэсире  күренә – алар укуда, аралашуда, спортта, мәдәнияттә  уңышка ирешә. “Войта терапия, дәвалау гимнастикасы үткәрүчеләр, дефектолог, логопед – биредә эшләүчеләрнең барысы да үз эшләренең осталары. Алар үзенчәлекле балаларны тернәкләндерү буенча даими белемнәрен арттыралар. Һәр баланың сәламәтлеген тикшереп, шәхси якын килеп курслар үткәрәләр. Шуңа күрә улым Марат бирегә бик яратып йөри.  Без кыш һәм җәй көне даими дәвалау курслары үтәбез. Һәм нәтиҗәсен күреп сөенәбез. Бирегә йөргәннән бирле  Маратның укуы да яхшырды. Ул – ударник.  Монда балаларны тормышка да әзерлиләр: рәсем ясарга,  чигәргә, бәйләргә, төрле ризыклар пешерергә өйрәтәләр. Җыештыручыдан алып директорга кадәр балаларыбызга карата җылы мөгаммәләдә. Исеме җисеменә килеп торган коллективка зур рәхмәт. Безнең балаларыбызның сәламәтлекләрен ныгытуга зур өлеш керткәннәре өчен Аллаһы Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын”, - ди шәһәрдәшебез Рамилә Хафизова.

Директор Илгиз Миңнекаев әйтүенчә, биредә яшүсмерләр белән һөнәр сайлау буенча да шактый күп эшләнә. Мәшгульлек үзәге белән берлектә үткәрелгән чараларда балалар төрле һөнәрләр белән танышалар, тест аша булачак һөнәрләрен сайлыйлар.  

Социаль-көнкүреш адаптация бүлмәсендә микродулкынлы мич, кер юуу машинасы, суыткыч һәм башка көнкүреш техникасы белән эшләргә өйрәнәләр.

Балаларның  күңелен рухи яктан баету өчен  мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтә булдырылган. “Солнышко”да тернәкләндерү курсы үтүче балалар Орган  музыкасы залына, “Эврика” мәдәният сараена , курчак театрына да яратып йөриләр. Беренче рәсем сәнгате мәктәбе һәм 13нче балалар сәнгать мәктәбе педаголары бирегә килеп,  мастер-класслар үткәрәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев