Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Моңа беркем дә әзер түгел иде». Италиядәге вируска каршы көрәш фаҗигасе

Италия дөньяда таралган коронавирус пандемиясенең төп үзәге булып кала: якшәмбедә үлүчеләр саны бераз кимесә дә, 650 кеше тәшкил итте, илнең төньягындагы хастаханәләр элеккечә тулы, табиблар аларга төшкән эшне көч-хәл белән башкара.

Азатлык радиосының украин хезмәте хәбәрчесе пандемия аеруча нык җәелгән Италиянең Бергамо шәһәрендәге Humanitas Gavazzeni хастаханәсенең реанимация бүлеге шәфкать туташы Ярослава Вишневска белән сөйләште. ​Италиядәге күп кенә башка табиблар кебек үк, Вишневска үзе дә пациентларның берсеннән чир йоктырган һәм хәзер гаиләсе белән өй карантинында, аның гаилә әгъзалары да барысы да авырый.​

— Пандемия шартларында медицина хезмәткәрләренең әзерлек һәм саклану дәрәҗәсен ничек бәялисез?

— Башта кытай табиблары киңәшләрен беркем дә игътибарга алмады. Фотоларны күреп, бу иртәме-соңмы безгә дә килеп җитәчәк дип уйлый идек, әмма асылын тулысынча аңлап бетермәдек. Беркем дә мондый гадәттән тыш хәлгә әзер түгел иде. Мондый авырулар белән нишләргә кирәклеген белми идек. Көн саен җитәкчелектән ничек эш итү, ничек киенү турында яңа күрсәтмәләр килеп торды. Беренче көннәрдә без күзлексез, битлексез һәм башка саклану әйберләреннән башка эшләдек, аннары күзләрне, битне, башны һәм муенны каплау һичшиксез булырга тиешлеге әйтелде.

— Чир йоктырмау өчен саклану киемнәре һәм җиһазлары җитә идеме?

— Әйе, барысы да җитәрлек иде. Табиблар өчен барлык киемнәр элек операция вакытында гына кулланыла иде. Җиһазлар да башта җитәрлек булды. Әмма соңрак кешеләр күпләп килә башлады, бездәге әзерлек моның кадәр кешегә инде исәпләнмәгән иде. Беренче авыручы безгә февраль урталары тирәсендә эләкте. Аннары аларның саны күпләп арта башлады.

Беренче дулкын 3 мартка туры килде. Ул төнне мин эштә идем һәм өйгә кайткач беренче тапкыр утырып еладым, гәрчә инде реанимациядә сигез ел эшләсәм дә. Минем хәзер дә күзләремдә яшь. Ниндидер зур әйбер шартлаган диярсең. Телефон шалтыраудан туктап тормый: кем янына чабасы, кемне ясалма сулыш алу җиһазына тоташтырасы, кемне коткарасы. Шыгрым тулы бүлмәләрдә без авыруларга булышып өлгерми идек. Беренче көннәрдә без өч авыру турында ишеттек, аннары инде алар 30 булды, икенче көнгә аларның саны 60ка җитте. Без барысына да ничек җитешергә өлгерми идек.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X