Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән егетләр әниләренә - депутатлардан бүләк!

Улларын махсус хәрби операциягә озаткан аналар «Шәһри Чаллы»дан Пятачок!» бәйрәменә чакырулы.

Бүген, 25 ноябрьдә Сара Садыйкова концертлар залында "Шәһри Чаллы"дан - "Пятачок!" дип исемләнгән концерт узачак. Ул әниләр көненә багышлана һәм хәйрия максатын күздә тота. Күркәм тамашадан җыелган акчаның бер өлеше мобилизацияләнүче ир-егетләребезгә гуманитар ярдәм алуга тотылачак. 
Әлеге изге гамәлдә Чаллы Советы депутатлары да катнашырга теләк белдерде. Шуларның берсе - "РБР" ҖЧҖ генераль директоры Таһир Сөнгатуллин. Ул улларын хәрби операциягә озаткан әниләргә "Шәһри Чаллы"дан - "Пятачок!" концертына 20 билет сатып алды. Искәртергә кирәк, депутатның хәйриячелектә эзе саллы. "Җәмигъ" мәчете төзелешенә дә ул 10 миллион сумнан артык акча күчергән иде.

"ЖилЭнергоСервис"  группалар компаниясе генераль директоры, ТР атказанган энергетигы Әхәт Гәләветдинов та әниләргә билетлар бүләк итте. Шушы көннәрдә алар хуҗаларына тапшырылды.

 "Шәһри Чаллы"дан - "Пятачок!" концертында рәхәтләнеп ял итеп, моңланып кайта алачаклар. Концертта Резидә Шәрәфиева, Гөлдәния Хәйруллина, Илнур Гомәров,  Габидулла Хөрмәтуллин, Фәнилә һәм Артур Салиховлар, Сәрия Нәбиуллина, Равил Гәрәев кебек  танылган җырчылар катнаша. Тамашабызның махсус кунагы - Филүс Каһиров!

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният эстрада