Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгән егетне эшеннән азат иткәннәр

Өлешчә мобилизациягә эләгеп, Чаллыдан беренче партия белән Казанга хәрби укуларга киткән шәһәрдәшебез Илнар Зәйдуллин турында газетабызда язган идек. Аны ничек озатулары турында тормыш иптәше Ләйсән ханым сөйләгән иде.

Шушы көннәрдә Ләйсән Зәйдуллина редакциябезгә шалтыратып сөенечен уртаклашты. Баксаң, Илнарны Казанда бер айлык укытулардан соң сәламәтлеге туры килмәү сәбәпле өенә кайтарганнар икән. 

Илнар Зәйдуллин Казанга җибәрер алдыннан псориаз, артык авырлыгы булу белән интеккән. Тормыш иптәше Ләйсән сүзләренә караганда, хәзерге вакытта исә аның кан басымы югары һәм канында шикәр дә барлыкка килгән. 

– Илнар 29 октябрьдә кайтты. Барыбыз өчен дә әйтеп бетергесез сөенеч булды ул! Балалар шатланды, улларыбыз аеруча сагынганнар иде... Илнар янымда булгач борчулар да онытылды кебек. Ансыз үткәргән көннәребез күңелсез иде. 

Казанда Илнарны махсус медицина комиссиясе тикшергән, «Г» категориясенә күчереп, ике айга отсрочка бирделәр. Кайткач, янәдән медицина тикшеренүләрен башладык. Хәрби комиссариатта ике ай эчендә сәламәтлеген ныгытырга, кирәк булса госпитальдә ятып чыгарга куштылар. Алга таба ни булыр... 

Илнарның эше белән дә кыенлыклар килеп чыкты әле! Кайту белән үзе эшләгән предприятиегә барган иде, аны эшеннән азат иткәннәр! Әйтерсең, ул монда эшләмәгән дә! Янәдән урнашып йөрергә туры килде. Хәрби комиссариаттан бер ай буе хәрби укулар үтүе турында белешмә дә сорадылар. Аның артыннан да үзебез йөрдек. Әле сораулар күп... Медицина тикшерүләре узгач, аның нәтиҗәсен Чаллы хәрби комиссариаты чыгарырга тиеш. Отсрочканы шулай ук ике ай дип калдырырга яисә ярты елга бирергә мөмкиннәр, – дип сөйләде Ләйсән Зәйдуллина. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев