Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнгәннәргә күпме акча түләячәкләр?

Россия Оборона министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко мобилизацияләнгәннәргә тиешле түләүләр турындагы сорауларга җавап бирде.

Мобилизацияләнгән рядовойга минималь түләү суммасы

Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәр, ким дигәндә, 195 мең сум алачак.

Офицер дәрәҗәсендәге мобилизацияләнгәннәргә минималь түләү күләме

Түләү күләме хәрби дәрәҗәгә бәйле. Әйтик, взвод командирына якынча - 225 мең сум, батальон командирына 243 мең сум тирәсе акча түлиячәкләр. Акчалар хәрби хезмәтнең киләсе ае өчен һәр айның 10-20 көннәрендә банк картасына күчәчәк. Ягъни 1 октябрьдән 31енә кадәр хезмәт иткән хәрби хезмәткәр 10 ноябрьдән 20сенә кадәр акча алачак.

Мөһим! Әгәр дә мобилизацияләнгән кеше 31 көннән дә азрак дәвам итсә, түләү күләме азрак булачак.

Мобилизацияләнгән гаилә аның өчен түләүләрне ала аламы?

Әйе, бу мөмкин. Акча хезмәткәр күрсәткән счетка күчерелә. Хәрби хезмәткәр теләге белән түләүне аның туганнарына күчереп була. Моның өчен аңа ышаныч кәгазе рәсмиләштерергә кирәк. 

Салымнар буенча

Россия Президенты тарафыннан билгеләнгән 158 мең сум күләмендә социаль түләүгә салым салынмый. Салым салуны мобилизацияләнгән рядовый мисалында карап чыгыйк: 158 мең салым салынмый, 13 процент күләмендәге салым керем суммасының 37 меңенә генә салына.

Өстәмә түләүләр каралган

Аларны махсус хәрби хезмәт шартлары өчен айлык премия. Махсус казанышлар өчен айлык пособие буларак алып була.
Контрактчылар турында. Контрактка кул куйган хәрби хезмәткәрләр дә 195 мең сум күләмендә акча алачак. Үтәлгән бурычларга карап контракт буенча хәрби хезмәт үтүче барлык хәрби хезмәткәрләр кебек үк аларга да өстәмә түләүләр түләнәчәк, дип яза http://shahrikazan.ru.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт