Мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин?
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациянең яңа дулкыны кайсы очракта игълан ителергә мөмкин?

Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев үз фикерен белдерде.

Россиядә өлешчә мобилизациянең яңа дулкыны илнең оборона предприятиеләрендә җитештерү киңәйтелгән очракта гына игълан ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев шулай дип белдерде. 

«Өлешчә мобилизация  – безнең сәнәгатьнең бүгенге көндә хәрби бурычларны үти торган берләшмәне тәэмин итү мөмкинлегенә бәйле. Бүген без моңа сәләтле әле. Масштаблар арткан очракта, бу мәсьәлә каралырга мөмкин», -  дип искәртте отставкадагы генерал-лейтенант. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев