Мобилизациянең икенче дулкыны турында хәбәргә аңлатма бирделәр
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациянең икенче дулкыны турында хәбәргә аңлатма бирделәр

Телеграм-каналларда таралган мәгълүмат күпләрне борчуга салды.

РФ Дәүләт Думасының Оборона буенча комитет башлыгы Андрей Картаполов Россиядә өстәмә мобилизация игълан итүгә ихтыяҗ юк, дип белдерде. Интернетта пәйда булган 200 мең кеше хезмәткә чакырылачак дигән документны ул фейк хәбәр дип атады.

“Мобилизация таләп ителми. Без актив рәвештә контракт хезмәтенә кабул итәбез. Оборона министрлыгы бу мәсьәләне үти. 200 меңнән арты кеше кабул иттек. Һәм бу юнәлеш буенча эшләр дәвам итә. Кайгырмагыз”, – диде Картаполов.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Хәрби хәрәкәт

Нет комментариев