Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөмкинлекләре чикле Зөлфия Җаббарова: «Нигә әле мода күрсәтмәскә?»

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең бөтен эше ашау, йоклау, телевизор карау дип беләләр. Моның киресен исбатлыйсыбыз килә.

«Мин бу дөньяга ни өчен килдем?» Берәүләр бу сорауга җавапны анык белсә, икенчеләре җанына урын таба алмый яши бирә. Гадәттә, җавап табылган мизгелдән соң беренчеләренең тормышы 180 градуска үзгәргән була. Ул инде үзенең миссиясен аңлап, ныклы адымнар белән киләчәккә атлый. Икенчеләренең дә күңеле тыныч түгел, җаны каядыр ашкына икән, иртәме-соңмы алпар да сорауларына җавап табачак. Ул үзеннән-үзе табыла.

Бүгенге героемның тормышы да бу хакыйкатьне дәлилли. Сүзем ун елга якын юрист булып эшләгән, ә хәзер мөмкинлекләре чикле кешеләр белән мода күрсәтергә алынган күркәм ханым Зөлфия Җаббарова турында. Ул «Шатлык» яшьләр үзәге каршындагы «Вдохновение» мөмкинлекләре чикле яшьләр клубы әгъзасы. 

Күптән түгел мин мөмкинлекләре чикле яшьләр клубына йөрүчеләрнең атна саен уза торган дефиле дәресенә кунак итеп чакырылдым. Коляскалы кызлар, терәк-хәрәкәт функцияләре имгәнгән яшьләр подиумда мода күрсәтү серләренә төшенә. Килешәсездер, гадәти күренеш түгел. Шуның өстенә 18 модельның 2се егетләр! Яшьләрнең берсендә дә кимсенү сизелми. Җиңелчә генә кыенсыну бар, әлбәттә. Гәүдәләре тыңлап җиткерми. Ә сәхнәгә матур итеп чыгасылары килә. Алар белән дөньякүләм дәрәҗәдәге стилист-имиджмейкерлар, модельләр, актерлар эшли. Танылган кибетләр кием белән булышырга әзер. Шәһәр башкарма комитеты, яшьләр эшләре буенча җитәкчеләр дә бу проектны хуплый. Боларның барысы да сәламәтлеге аркасында эшеннән китәргә мәҗбүр булган, ике ел үзенә урын таба алмый яшәгән 2нче группа инвалид Зөлфия Җаббарованың казанышы. 

– Зөлфия ханым, мода күрсәтү идеясе ничек туды?
– Бер ел элек психологка йөри башладым. Һәм бу дөрес булган. Чөнки белгечкә мөрәҗәгать итмичә, үземә, әти-әниемә, тормышка карашымны үзгәртә алмаган булыр идем. Күз алдына китерегез, миңа 36 яшь һәм мине әти-әниләрем җитәкләп эшкә йөртә, алар ярдәменнән башка кайвакыт урамга да чыга алмыйм. Аллаһка шөкер, алар мине туганнан бирле карыйлар, югары белем бирделәр. Алар өчен мин «принцесса». Шул ук вакытта күңелне «үзем эшлисем килә» дигән корт кимерә дә кимерә. Көннәрнең берендә социаль челтәрдә бер психологның «Бүген бер кешенең соравына җавап бирәм, языгыз» дигән сторисына тап булдым. «Минем җаным бу дөньяга ни өчен килгән?» дип язып салдым. Белгеч туган көнемне сорады. Бик күп хатлар арасыннан минекен сайлаганын әйтте. Озак та үтми җавап хаты алдым. Аны укыганда тәнемнән әллә ниләр йөгереп үткәндәй булды. Ул минем кечкенәдән матур күлмәкләр кияргә яратуымны исемә төшерде. Аннары кечкенә чакта курчаклар белән уйнаганда аларны матур итеп киендереп мода күрсәтү оештырганым хәтердә. Кайсы кыз бала шулай уйнамаган инде?! Тик психолог миңа моны тормышка ашырырга тәкъдим итте. Чөнки миңа игътибар үзәгендә булу, кешеләр белән аралашу җитми. Әлбәттә, модель агентлыклары мине кире кагачак. Нигә әле мода күрсәтүне үземә оештырмаска? Бу хакта үзем кебек мөмкинлекләре чикле яшьләргә тәкъдим итәргә булдым. Алар хуплады.
– Моны әти-әниегез ничек кабул итте? 
– Гадәттә, мин берәр нәрсә эшләргә уйласам һәм бу хакта берәр кешегә сөйләсәм, аның «Нигә кирәк ул сиңа, килеп чыкмаячак» дигән сүзен күңелемә авыр алам. Шунда ук кулларым салынып төшә. Бу проектны башлаганда якыннарымның берсенә дә әйтмәдем. Тора-бара гына белделәр һәм яхшы кабул иттеләр.
– Калган яшьләрнең дә әти-әниләре бар бит...
– Әйе, күпләрне монда әти-әниләре китерә. Ярдәмнән башка хәрәкәт итә алмаучылар бар. Мисал өчен, Любовь Михедюкова безгә ике баласын йөртә. Мода күрсәтүдә аның кызы да, улы да катнашачак. Аларга 30 яшьләр тирәсе. Любовь ханым үзе машина йөртә, бар вакытын балаларына багышлый. Җәмәгать транспортында, таксида килүчеләр дә бар. Үзем дә шулай йөрим. Кызганыч, әле шәһәрдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә көн күрү авыррак, уңайлыклар юк диярлек. Таксиларга коляскаларны салып барып булмый, маршрут автобуслары – «газелька»лар гомумән безнең өчен җайланмаган. Зур автобуслар бик сирәк йөри һәм бөтен проспектларда да юк. Ярый әле әти-әниләребез ничек тә җаен таба. 
– Инвалидларга подиумда да ярдәм кирәктер?
– Әйе шул. Безгә берничә волонтерлар оешмасы ярдәм кулы сузарга әзер. Әле подиумда бер модельне эте йөртәчәк. Махсус өйрәтелгән бу этләрне елына күзе күрмәүче берничә инвалидка бирәләр. Лариса Мушникова аны биш еллап чиратта торып алган. Эт сукыр хуҗасы белән яши. Эристалиса кушаматлы эт Лариса ханымны кибеткә, паркларга, хастаханәләргә алып бара. Инде менә хуҗасын подиумга алып чыгачак.
– Мода нинди киемнәрдән гыйбарәт? Чара кайчан булачак?
– Безнең белән эшләүче белгечләр иң башта һәркайсыбызның нинди образда булырга теләвен белеште. Аларны исәпкә алып, төрле кибетләр белән элемтәгә чыктык. Мисал өчен, стилистыбыз белән мөселман хатын-кызлар кибетенә барып, инде кайбер образларны күзаллап кайттык. Берничә киемне прокатка алачакбыз. Мин бит үзем дә мода күрсәтәчәкмен. Шуңа икеләтә тырышырга туры килә. Мода күрсәтү май урталарында булыр дип торам.
– Зөлфия ханым, авырлыкларсыз булмагандыр?
– Җиңел генә түгел. Чөнки бу өлкәне бөтенләй белмим. Һөнәрем буенча булса белер идем. Монда мин гомердә дә күрмәгән, белмәгән мәсьәләләр килеп чыга. Ярый әле ярдәм кулы сузучылар бар. Безнең белән дөньякүләм танылган стилист Лилия Давыдова, модельләр мәктәбе директоры Людмила Спирина, режиссер-педагог Ирина Кузнецова, «Модные лица» модельләр үзәге җитәкчесе Регина Иксанова эшли. Алар дефиле, актерлык, фотога төшү, камерага эшләү буенча дәресләр бирә. Авыр мәсьәләләргә килгәндә, егетләрне киендерү проблемасы бар – туры килә торган кием таба алмыйбыз. Инде классик костюм киярләр дигән фикергә килдек. Ә кибетләр костюмнарны сатып бирергә генә риза. Безнең андый мөмкинлек юк. Костюмнар кыйммәт. 
– Бу гади проект түгел. Аны тормышка ашыру сезгә нәрсә бирәчәк?
– Бу проект белән мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар артуын телим. Җәмгыять безне кабул итсен. Уңайлыклар тудырылсын иде. Әлбәттә, аңлыйм, бу бик күп финанслар таләп итә. Беркемнең дә тегендә-монда акчасын сарыф итәсе килми. Аннары, мөмкинлекләре чикле кешеләрне көннәр буе өйдә дүрт стена арасында утыручылар итеп күзаллыйлар. Бөтен эше ашау, йоклау, телевизор карау (тыңлау) яки башка «файдасыз» эш белән шөгыльләнүчеләр дип беләләр. Ә безнең моның киресен исбатлыйсыбыз килә. Инвалидлар арасында да көчле рухлы, максатчан һәм тырыш кешеләр күп икәнне күрсеннәр. Без әллә нинди зур эшләр башкара алмыйбыз, әмма калганнарны бернигә карамастан бирешмәскә, яшәүдән ямь табып, алга барырга рухландыра алабыз. Үз гамәлләребез белән. Аяклар атламаганда да, күзләрең күрмәгәндә дә, кешеләр читләп үткәндә дә елмаеп яшәүчеләр бит без!


Зөлфия Җаббарова мөмкинлекләре чикле кешеләр белән мода күрсәтүне оештырган тәвәккәл ханым. Ул «Шатлык» яшьләр үзәге каршындагы «Вдохновение» мөмкинлекләре чикле яшьләр клубы әгъзасы. Зөлфия кияүдә. Гаилә корып яшәүләренә тугыз ел. Ире коляскалы, спортчы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс мода физик мөмкинлекләре чикле