Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Морг белән янәшә хушлашу йорты була

1000 кв. метр мәйданлы әлеге бинаны шәһәр моргы янында төзергә планлаштыралар. Ул якынча 800 миллион сумга төшәчәк.

Социаль челтәрләрдә шәһәрдә моргның кечкенә, кысан булуына, кешеләрне соңгы юлга озатуны тиешле дәрәҗәдә оештырып булмауга зарланучылар күп булды.

«Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, әлеге йортның эскизы әзер инде. Ул ике иркен залдан торачак. Бер өлешендә үлем турында белешмә һәм башка кирәкле документларны әзерләү оештырылачак. Мәрхүмнәрне соңгы юлга озату ислам һәм христиан диннәре йолалары  буенча башкарылачак.  

Фото: Яндекс.Карты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X