Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар: «Пенсиягә чыгарга стажың җитми!»

Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге кисәтү белән чыкты.

Мошенниклар яңа алдау ысулын уйлап тапкан. Алар кешеләргә шалтыратып үзләрен Социаль фонд белгечләре дип таныштыра һәм "Пенсиягә чыгарга стажың җитми!" дип белдерәләр. Түләүләр булмаячак дип куркыталар. МФЦга язылырга тәкъдим итәләр. Моның өчен шәхси документларны фотога төшереп җибәрергә һәм СМС белән килгән кодны расларга сорыйлар. 

«Социаль фонд хезмәткәрләре пенсионерларга мондый тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итми. Фонд клиентларга махсус пунктларда, МФЦ яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша хезмәт күрсәтә», – ди Россия Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

Мошенниклар шалтыраткан очракта, аралашуны туктатырга кирәк. Телефон аша беркайчан да паспорт, банк картасы номерын, ПИН яки СМС кодларны әйтергә ярамый. Дәүләт хезмәтләре (Госуслуги) паролен дә атарга кирәкми. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев