Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенникларга акча күчергәннәр

35 яшьлек ир-ат интернет аша телевизор белән блендер алмакчы булган. Ул сайт администраторы белән элемтәгә кереп, сатып алуны рәсмиләштерү турында белешә. Шул рәвешле 26 мең сумнан артык акча күчерә. Шуннан соң сайт эшләүдән туктый һәм ир-ат ялганчы сайтка эләгүен аңлый.

20 яшьлек студент та мошенниклар кармагына эләгә. Ул ноутбук алырга теләп, игъланнар карый башлый. Үзенә кирәкле ноутбукны тапкач, сатучылар егетне ничек түләргә кирәклеген «өйрәтәләр». Нәтиҗәдә, аның картасыннан 37 мең сумнан артык акчасын урлыйлар. 

Һәр факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе 2 өлеше буенча (Мошенниклык) җинаять эше кузгатылган. Әлеге маддәнең санкциясе 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Полицейскийлар җинаятьчеләрне эзләү буенча оператив чаралар үткәрәләр. Шалтыратучылар Мәскәү, Волгоград һәм Чиләбе өлкәләреннән булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники