Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдәге ташламалар, мөмкинлекләр безнең төшкә дә керәсе юк

Россиядә яшәү шартлары иң югары дип исәпләнгән төбәкләр исемлеге төзелгән. Бу мактау тактасының беренче унлыгында Татарстан да булу сөендерә, әлбәттә! Әлеге рейтингны “РИА Новости” агентлыгы белгечләре төзегән. Алар төбәкнең 70 төрле күрсәткечләрен исәпкә алып эшләгән.

Кызык та, кызганыч та, әмма рейтинг лидерлары инде берничә ел дәвамында үзгәрешсез кала бирә. Тормыш дәрәҗәсе иң сыйфатлы дип, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Мәскәү өлкәсе санала булып чыккан.

Мәскәү гомумән дә, аерым дәүләт төсле инде ул. Андагы ташламалар, пенсияләр, хезмәт хакы, мөмкинлекләр – безнең төшкә дә керәсе юк.
Хәтта экспертлар да башка төбәкләр өчен бу күрсәткечләр күктәге йолдыз белән бер ди бит әнә! Якын киләчәктә үзгәрешләр булырга күренми дә, дип өсти аналитиклар. Шулай булгач, йә Мәскәүгә күчәсең, йә хыялланып яшисең инде!

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев