Наил Мәһдиев: «Ашыкмагыз!»
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Ашыкмагыз!»

Чаллы мэры җылыту сезонын турында сөйләде.

Социаль челтәрләрдә кешеләрдән җылыту сезонына кагылышлы мөрәҗәгатләр шактый. Шәһәр җитәкчеләре алар турында белә.  
Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдәшләргә җавап итеп,  җылыту сезонын тәмамлау мәсьәләсенә тукталды. Ул  әлеге мәсьәләнең гамәлдәге кануннар нигезендә  көйләнүен әйтте. 
«Ашыгырга кирәкми. Балалы гаиләләр, авырулар, өлкәннәр бар. Аларга җылы кирәк. Урамдагы һаваны истә тоту зарур. Әлегә салкын. Шуңа күрә җылыту сезонын дәвам итәбез. Һәр учреждениедә җылы булырга тиеш. Көннәр җылыткач, тиешле карар нигезендә җылыту сезонын тәмамларбыз», –  диде ул.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җылыту сезоны Чаллы мэры

Нет комментариев