Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Үсеп килүче буыныбызга үрнәк булырдай кешеләребез бар!»

Шәһәр мэры Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Хөрмәтле Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре ветераннары, хәрбиләре! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу бәйрәм батырлык, рухи көч, Россиягә һәм туган җиргә карата мәхәббәтне чагылдыра. Ул һәрберебездә патриотик хисләр уята. Үз Ватаныңа хезмәт итүдән дә югарырак һөнәр юк. Бу көнне без тормышларын кызганмыйча, батырларча  хезмәт итеп, үрнәк булган ир-атларны хөрмәтлибез. Һәлак булганнарны искә алабыз. Бүген шәһәрдәшләребез махсус хәрби операциядә Ватан каршындагы бурычларын башкара. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм һәлак булган геройлар алдында баш иябез. Алар мәңге күңелебездә булачак.
Без җиңүгә ышанабыз һәм Чаллы хәрбиләренең шәһәребезгә исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез!

Үсеп килүче буынга – патриотик клубларда һәм хәрби-тарихи берләшмәләрдә, эзләү отрядларында катнашучылар, студентлар һәм укучылар өчен - үрнәк булырлык кешеләр бар. Лаеклы буын тәрбияләп кенә Чаллы шәһәренең, Татарстан Республикасының, Россия Федерациясенең, илнең үсеше өчен шартлар тудырырга мөмкин. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тотрыклылык, барлык эшләрегездә уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Чаллы мэры